Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авылда гражданнар инициативаларын гамәлгә ашыру буенча проект офислары» конкурсында катнашуга чакыра

2020 елда Россия авыл яшьләре берлеге яшь активистлар үз инициативалары белән авылларны үстерү өчен шөгыльләнәчәк проект офисын ачыклау буенча конкурс уздыра.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,    2020 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге  яшь активистлар  үз инициативалары  белән  авылларны  үстерү өчен  шөгыльләнәчәк  проект офисын -  гражданнар  активлыгына ярдәм  итү  һәм аны  үстерүнең  тотрыклы  инфраструктурасын    төзергә  сәләтле  командаларны  ачыклау  буенча  конкурс  уздыра.   Конкурста  җиңүчеләргә  эшчәнлек  өчен  методик  һәм  оештыру ярдәме, консультация ярдәме һәм  административ ярдәм  күрсәтеләчәк,  аларга  өстәмә  белем алу һәм   квалификация  күтәрү  мөмкинлеге  биреләчәк.  

Конкурста   проект командаларына  берләшкән һәм  завкалар  тапшырган   18 яшькә кадәрге  Россия  Федерациясе  гражданнары  катнаша  ала.    Командада   НКОның һәм башка  берләшмәләрнең яисә  оешмаларның  кимендә  2 вәкиле  булырга  тиеш.    Һәр  командада  әйдәүче  булырга  тиеш, ул  командага җитәкчелек  итәргә, аның эшен җайга  салырга,  шулай  ук   сайлап  алу  вакытында  конкурсның  оештыру  комитеты  белән үзара  хезмәттәшлек  итәргә тиеш була.   

Конкурс өч  этапта үткәрелә:

1 этап: 2020  елның  19 гыйнварына  кадәр  – Конкурста  сайлап  алуда  катнашуга  проект  командаларыннан  заявкалар  кабул  итү;

2 этап: 2020 елның 31 гыйнварына  кадәр – кергән заявкаларның Нигезләмәдә  каралган  заявкалар  бирү  таләпләренә  туры килүен   Эксперт комиссиясе тарафыннан карау, өченче  этапка  чакыру; 

3 этап: 2020 елның   29 февраленә  кадәр  – Эксперт  комиссиясе тарафыннан  заявкаларны  бәяләү, йомгаклар  ясау һәм  Конкурста  җиңүчеләрне билгеләү. 

Катнашучыларны  бәяләү  критерийлары:

– Чаралар  уздыру һәм РФ субъектында  авыл җирлегендә  гражданнар  активлыгын  күтәрүгә юнәлдерелгән  проектларны (программаларны) гамәлгә ашыру  тәбҗрибәсе; 

– РФ субъектында проект офисын  үстерүнең  перспективалы  булуы,  проект   офисы функцияләрен  гамәлгә ашыруга сәләтле булу   (шул  территория  өчен  актуаль булу,  чаралар  планы  булу); 

– Төбәк  һәм федераль дәрәҗәдә партнёрлар  белән  хезмәттәшлек  итү  системасы  булу   (хатлар-ярдәм  итү, килешүләр);

– Проект офисының  хезмәткәрләре һәм ихтыярый  эшләүчеләре    (волонтёрлар) саны;

– Проект  офисы эшендә  куллану  планлаштырыла  торган  чараларның, механизмнарның  һәм алымнарның  уникальлеге; 

– Проект  офисы эшенә халыкны  җәлеп  итүнең  планлаштырыла  торган  колачы;

– Проект  офисы өчен  булган/күздә тотыла торган  бинаның  мәйданы,  аны  техник тасвирлау һәм матди  тәэмин  итү. 

Конкурста  җиңүчеләр  проект командалары  өчен  Бөтенроссия  семинарында  игълан ителәчәк, ул  2020  елның февралендә  Мәскәүдә узачак.   Алар  проект  офисын  булдыруга тиешле ярдәм – методик күрсәтмәләр (проект офисының үрнәк  моделен,  инструкцияләр) алачаклар,   аларга  эшне оештыруда  һәм   административ ярдәм  күрсәтеләчәк. 

Конкурс буенча  сайлап  алуның  өченче  этабына  үткән, әмма  җиңүчеләр дип танылмаган   командалар  төбәк  ихтыярый  ресурс үзәкләренең һәм Россия  авыл  яшьләре  берлегенең  партнёрлары  була  алалар.   

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә танышырга  мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X