Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Татарстан виноградчыларының серләре: ничек итеп татлы виноград үстерергә?

Татарстанда татлы виноград үстерү – үзе бөтен бер фән.

Шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә берничә гади киңәш әзерләде, алар буенча мул, ә иң мөһиме - татлы виноград уңышын алырга мөмкин.

Татарстанның тәҗрибәле вионградчылары кар эрүгә үзләренең виноград куакларын махсус материал белән каплыйлар. Болай иткәндә, алар өчен кыраулар да куркыныч түгел, шулай ук өстәмә үрмә чыбыклары да тизрәк үсә. Май азагында - июнь башында виноградны ничек карарга кирәклеге турында эксперт Рөстәм Гомәров сөйли.

Яшь чыбыкларда дүрт-биш яфрак барлыкка килгәч, артык яшь үрентеләрне өзәргә дә мөмкин. Беренче чиратта, иске чыбыклар астында үскән үрентеләрне алабыз. Аннары куакны формалаштырырга кирәк.

«Менә бу астагы бөренең кирәге юк. Ә менә бу бөредән чыккан үрентене калдырам, әмма анда җимеш үстермим. Ни өченме? Уңышны җыеп алуга, мин элеккеге чыбыкны өзеп алам, ә менә бу җимеш үсмәгәне аның урынын ала һәм киләсе елда ул мул уңыш бирәчәк», - дип сөйли «Казанская лоза» клубы рәисе Рөстәм Гомәров.

Алга таба быел барлыкка килгән бөреләрне саныйбыз. Менә, мәсәлән, бу ботакта алар унөч. "Виноград, әлбәттә, аны күтәрәчәк, әмма алар өлгереп җитмәячәк, шикәрне кирәк кадәр җыеп өлгермиләр, шуңа күрә бу көчсез бөреләрне өзәбез. Курыкмаска кирәк. Менә ике бөре булган урында берсен генә калдырам", - ди тәҗрибәле виноградчы.

Чыбык озынлыгына карап, иң күбе сигез үренте калдырырга була. Астан үсә торган көчсезрәкләрен алабыз. Үрентеләр арасы 10 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Кирәк булса дип, көздән калдырылган өстәмә чыбыкларны да алырга мөмкин. Куакны шулай формалаштырабыз, инде хәзер аны тукландырырга кирәк булачак. Макро - һәм микроашламалар комплекслары кулланырга мөмкин. Башта тамырны тукландырырга кирәк, аннары - яфракларга сиптерергә. Тукландыруны ике атнага бер тапкыр башкарырга тәкъдим ителә, әмма бу чәчәк ату вакытына туры килмәскә тиеш.

"Өч-биш яфрак барлыкка килгәч, авыруларга каршы профилактик эшкәртү үткәрергә кирәк. Узган ел алар сездә булса, булмаса да, профилактик эшкәртүне башкарырга кирәк", - дип киңәш итә виноградчы.

Фунгицидлар белән эшкәрткәндә, шуны истә тотарга кирәк, төрле авырулардан эшкәртүләр арасы бер-ике көн булырга тиеш. Ә ияләшү булмасын өчен препаратларны алыштырып торырга кирәк, бер препарат белән ике мәртәбә рәттән эшкәртергә киңәш ителми. Тукландырдык, дәваладык һәм инде чәчәк бөреләре барлыкка килде. Аларны да сирәгәйтергә кирәк булачак.

 «Җимеш тәлгәшләре бик зур була, килоярымга кадәр җитә. Шуңа күрә мин чәчәкле бер тәлгәшне генә калдырам, ә икенчесен, кызганмыйча, кисеп атам. Аның каравы, татлы йөзем тәлгәше алабыз һәм ул иртәрәк тә өлгерә», - дип, үз серләре белән бүлеште Рөстәм Гомәров.

Шулай да, чәчәкләр күбрәк булган саен, серкәләнү дә яхшырак була, дигән фикер дә бар. Ул чакта көчсезрәк чәчәк бөреләрен чәчәк ату тәмамланганнан соң җыеп алырга кирәк. Озак көттермичә, ян сабаклар да (пасынки) барлыкка килә башлый. Аларны төптән үк алырга кирәкми, беренче ике яфрак чыкканын көтәргә һәм аннары аның очыннан җеметеп алырга кирәк. Шулай иткәндә, фотосинтез өчен яфраклар да җитәрлек була һәм артык үрентеләр дә комачауламаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы виноград лаешта реклама

2
X