Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Урып-җыю старт алды

Лаеш районында көзге шепкән (озимый рыжик) уңышын җыюга керештеләр.

Линар Сабиров фотосы

Ул нинди культура һәм ни өчен Илнур Сәетов аны үстерергә булган - бу материалдан укыгыз.

Районда 2021 елгы уңышны җыюга беренче булып «Сәетов И.Р.» КФХсында керештеләр. Бу хуҗалык кырларына ашлык җыю техникасы 6 июльдә чыкты, чөнки шепкәнне - югары майлы культураны җыеп алырга вакыт җитте, соңгы елларда аңа сорау арта.

Быелгы ел игенчеләр өчен бик катлаулы ел. Һәм һәр яхшы яңалык - алтын бәясе тора. «Сәетов И.Р.» КФХда көзге шепкән уңышы – гектарыннан 14 центнер, ә бу начар һава торышын исәпкә алганда, начар күрсәткеч түгел. Мәсәлән, узган елларда канадалылар гектарыннан уртача 20 центнер уңыш алган, Липецк өлкәсендә  гектарыннан 17-18 центнер булган.

Илнур Сәетов хуҗалыгында район башлыгы Илдус Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов булдылар.

Илнур Сәетов, ни өчен бу культураны сайлавын аңлатты:

- Көзге шепкән туфрак шартларына нәзберек түгел, үстергәндә рентабельле һәм аз чыгымлы. Бик уңайлы культура. Аны барысыннан да элек чәчәләр һәм элек җыеп алалар.

Район башлыгы игенчегә уңышлар теләде һәм авыл хуҗалыгы өчен катлаулы булган елда нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Белешмә өчен:

Шепкән соңгы елларда популяр авыл хуҗалыгы культурасына әверелә бара. Бу аның үзенчәлекләренә бәйле: ул корылыкка чыдамлыгы һәм сыйфатлы май алу мөмкинлеге белән аерылып тора. Әмма яхшы уңыш алу өчен шепкәнне үстерүнең заманча технологиясенең барлык таләпләрен үтәргә кирәк. Шепкән маен азык-төлек тармагында, техник максатларда кулланалар, ә соңгы елларда ул биокеросин җитештерү өчен чимал буларак кулланыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Урып-җыю старт алды