Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Уңышлы агробизнес тәҗрибәсе

Лаеш районының берьюлы ике алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә күчмә практик дәресләр кысаларында «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар булды.

Бу - Гафур Зариповның сыер ите җитештерү буенча крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм үрдәк итеннән һәм аттан продукция җитештерү белән шөгыльләнүче «Каусар» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы.

«Сөт-ит терлекчелеге» юнәлеше буенча тыңлаучылар мөгезле эре яшь терлекләрне тоту, ашату һәм карау шартлары белән таныштылар. "Кошчылык" юнәлеше буенча төркем «Каусар» кооперативының үрдәк итеннән «Хәләл» стандарты продукциясе җитештерү тәҗрибәсен өйрәнде. Очрашу кысаларында катнашучылар шулай ук кош-кортны беренчел эшкәртү технологиясен, авыл хуҗалыгы кошларының төрле төрләре өчен ашату һәм рационнарны төзү технологиясен өйрәнделәр.

Барлык теоретик һәм практик дәресләр нәтиҗәләре буенча катнашучылар үз бизнес-проектларын яклауга тәкъдим итәчәкләр, ә соңыннан дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы бизнес авыл хужалыгы лаешта реклама