2023 елның 22 сентябрендә ЮХИДИ хезмәткәрләренең рейдлар көне булачак
иминлек

2023 елның 22 сентябрендә ЮХИДИ хезмәткәрләренең рейдлар көне булачак

22 сентябрьдә Лаеш районы территориясендә «Тоннель» оператив чарасы үткәреләчәк.

Лаеш районы дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ленар Галләмов хәбәр иткәнчә, әлеге профилактик операциядә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе һәм Лаеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашачак.

— ЮХИДИ хезмәткәрләренең күпләп чыгуының максаты — республика һәм район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, — дип аңлата Ленар Гәлләмов. — Машина йөртүчеләрдән уяу булуларын сорыйбыз. Исегезгә төшерәм, юл хәрәкәте кагыйдәләрен барлык машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, шәхси мобильлек чараларын кулланучылар да үтәргә тиеш.


Лаеш районы юхиди ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды

Нет комментариев