Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Авылдашларны берләштергән бәйрәм

Усадыдагы Яңа өйләнешүчеләр паркы гадәттәге авыл бәйрәмен үткәрү урыны булды.

Автор фотосы

 

Монда кабул ителгәнчә, авыл бәйрәмен Казан Аллаһ анасы иконасы көнендә билгеләп үтәләр. Быел истәлекле дата эш көненә туры килсә дә, кич белән паркка Усадыда яшәүчеләр күп җыелды – яше дә, карты да, кечкенәләр дә, пенстонерлар да. Күпләре гаиләләре белән килгән, этләрен, мәчеләрен дә калдырмаганнар.

Усады прогимназиясе янындагы яшел зона саф һавада чара үткәрү өчен бик тә уңай: артистларга – сәхнә, тамашачылар өчен – бию мәйданчыгы, чирәмлек – балалар өчен, эскәмияләр – әбиләр һәм бабайлар өчен. Монда урын балалар аттракционнарына да, туп белән актив уеннарга да, велосипедларда һәм самокатларда йөрү өчен дә җитте. Гомумән, тантана башланганнан бер кем дә күңелсезләнмәде.

Төп сәхнәдә концерт барды, анда яраткан һәм кабатланмас артистларыбыз: “Пой,душа!” рус халык җыры коллективы, Юрий Рыцин, Лилия Закирова, «Вдохновение» дуэты, Анастасия Осипова һәм Илья Глушков чыгыш ясады Өлкән буын тамашачылар яраткан, сүзләрен белгән җырларына кушылып җырладылар. Яраткан көйгә кушылып биючеләр дә булды.

Усадының өлкән буын вәкилләре авылның берничә дистә ел элек нинди булуын искә алдылар. Монда берничә йөз кеше яшәгән, балалар бакчасы да, кибетләр дә булмаган, автобус сирәк йөргән. Соңгы елларда монда җитештерү мәйданчыклары, белем бирү учреждениеләре, сәүдә объектлары барлыкка килгән, яңа кешеләр күчеп килгән. Алар бер-берләрен белеп тә бетермиләр. Авыл көне күршеләр һәм авылдашлар белән якыннан танышу өчен менә дигән форсат бит.

Усадының нәни яшәүчеләре янына  Тролль кунакка килгән. Аниматор белән бәләкәчләр күңелле уйнадылар һәм парк буйлап хәзинә эзләделәр. Яшүсмерләр өчен дә программа бар иде – спорт уеннары, волейбол һәм саф һавада башка актив уеннар. Балалар шулай ук карусельдә әйләнделәр, батутта сикерделәр, туңдырма һәм татлы мамык белән сыйландылар.

Бәйрәм программасы кояш батканчы дәвам итте. Ә аннан соң Яңа өйләнешүчеләр паркында дискотека булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Авылдашларны берләштергән бәйрәм

2
X