Балалар машина йөртүчеләргә тизлекне арттырмауларын үтенеп мөрәҗәгать иттеләр
иминлек

Балалар машина йөртүчеләргә тизлекне арттырмауларын үтенеп мөрәҗәгать иттеләр

Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбендә “Машина йөртүчегә хат” акциясе узды.

Гөлшат Зәйнуллина фотосы.

ЮИД “Юл дуслары” һәм “Яңадан торгызу” яшь армиячеләр отрядлары мәктәп укучылары авыл машина йөртүчеләренә мөрәҗәгать хатлары яздылар һәм матур итеп бизәделәр. Балалар: “Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юлларда сак булыгыз!”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!”, “Тизлекне арттырмагыз!” – дип төп фикерләрен белдерделәр.


Лаеш районы Сак булыгыз Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбе

Нет комментариев