Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Марат Шиһапов 1 сентябрьдә 3 нче гомуми белем бирү мәктәбендә чыгыш ясады.
Ул балаларга юл хәрәкәтендә катнашучыларга, шул исәптән җәяүлеләр өчен дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри икәнлеген искәртте.
Караңгыда кулланырга кирәк булган киемдәге яктылык кайтаручы элементларга игътибарны юнәлдерде.
Нет комментариев