Яшьтәге автоһәвәскәрләрне «Автобабай-2023» конкурсында катнашырга чакыралар
иминлек

Яшьтәге автоһәвәскәрләрне «Автобабай-2023» конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанда күптәнге традиция буенча ел саен пенсия яшендәге автомобиль сөючеләр конкурсы уза.

Лаешта муниципаль дәрәҗәдәге конкурс 22 сентябрьгә планлаштырылган.
Ул иртәнге сәгать 10да башланачак — ДОСААФ бинасында конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәчәк. Аннары практик өлеш булачак.

Катнашу өчен гаризаны 8-939-339-13-94 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.

Машина йөртү осталыгын күрсәтергә теләүчеләргә уңышлар! 

Реклама хокукларында 18+


Лаеш районы Автобабай 2023

Нет комментариев