Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

“Иминлек каешы” профилактикалау акциясе

​​​​​​​Аның Лаеш районында ничек тормышка ашырылуы турында Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция кече лейтенанты Рәдиф Закиров сөйли.

-Безнең ДПС хезмәткәрләре дежурга чыкканда транспорт чараларындагы йөртүчеләр һәм пассажирларның иминлек каешларын эләктерүләренә игътибар итәләр. Моннан тыш, участок полиция уполномоченныйларын җәлеп итеп рейдлар оештырабыз. Әмма иминлек чараларына җитди карамаучылар да бар әле. Еш кына яшь машина йөртүчеләр иминлек каешын эләктермиләр – алар куркуны белмиләр, тормыш тәҗрибәләре аз. Алар пассив иминлек чараларын куллануның мөһимлеген аңлап бетермиләр. Ә юкка. Статистика күрсәткәнчә, Россиядә аварияләрдә һәлак булган машина йөртүчеләр һәм пассажирларның 20%тан артыгы һәлакәт вакытында каешларын эләктермәгән булган. Ул арада без көн саен бу кагыйдәне бозучыларга 8-14 штраф язабыз. Мәсәлән, 20 июльдә бер сәгатьлек рейд барышында иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләргә дүрт административ штраф язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Иминлек каешы” профилактикалау акциясе