Юлда исерек шоферны күрсәң — хәбәр ит, бәла-казаны булдырма!
иминлек

Юлда исерек шоферны күрсәң — хәбәр ит, бәла-казаны булдырма!

Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясенең телеграмм-каналында исерек хәлдә автотранспорт чаралары белән идарә итүче шоферлар турында аноним рәвештә хәбәр итәргә мөмкин.

Чат-ботка сылтама өстә урнашкан ныгытмада саклана. Шулай ук чат-ботны эзләү системасына @LaishevoBot дип язып табарга мөмкин.

Әгәр исерек кешене руль артында күрсәң, шулай ук теләсә кайсы мобиль оператордан 102 номерына шалтыратып, дежурга машина һәм аны кайда күрүегез турында мәгълүмат җиткерергә мөмкин.

— Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен машина йөртүчегә 1,5 елдан 2 елга кадәрге срокка хокукларыннан мәхрүм ителергә һәм 30 мең сум штраф салынырга мөмкин. — дип шәрехләде Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Марат Шиһапов. — Исерек хәлдә машина белән кабат идарә итү яки медицина тикшерүеннән кабат баш тарту җинаять җаваплылыгына китерә.


Лаеш районы юхиди Эчүчелеккә каршы

Нет комментариев