Казан кешесе электр инструментын сатып алганда 10 мең сум акчасын югалта
иминлек

Казан кешесе электр инструментын сатып алганда 10 мең сум акчасын югалта

Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, шунда ук полициягә 02 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

2 июньдә «Сафиуллина» полиция бүлегенә 28 яшьлек казанлы мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, мессенджерларның берсендә шуруповерт сату турында белдерү күргән. Сатучы белән килешү шартлары турында сөйләшеп — товар өчен түләгән. Әмма ул электр коралын аңа җибәрмиләр. Зыян 10 мең сум тәшкил итә.

Бу факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли.

Әлеге вакыйгалардан саклану өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе киңәш итә:
— җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны тикшерегез;
— чит кешеләргә банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирмәгез;
— уяу булыгыз һәм алдакчыларның хәйләләренә бирешмәгез;
— мошенниклар янына бармагыз, билгесез счетларга акча күчермәгез.
Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, шунда ук полициягә 02 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

Чыганак: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.


Лаеш районы мошенниклар Сак булыгыз

Нет комментариев