Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кешеләрне коткарырга өйрәнәбез

    Лаеш районында җәмәгать коткаручылары өчен "Точка сбора 2.0" белем бирү сменасы узды.

    Яшьләр өчен беренче укыту курсын Матюшинода «Идел» Яшьләр үзәгендә үткәрделәр, анда катнашучылар кешеләрне коткару техникасы буенча база белемнәре алдылар.

    Белем бирү программасын оештыручылар - "Гомумроссия халык фронты (ОНФ) яшьләре" һәм Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе. Өч көн дәвамында узган укулар ОНФ һәм Россия МЧСы арасында хезмәттәшлек турында кул куелган килешү кысаларында оештырылды. Бу Россия өчен яңа һәм уникаль хезмәттәшлек тәҗрибәсе.

    Матюшинога сменага бөтен республикадан 85 студент килде. Булачак юристлар, табиблар, икътисадчылар һәм башка белгечлек вәкилләре кешеләрне уттан яки судан коткарырга һәм гадәттән тыш хәл шартларында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.

    -Мондый белемнәр – тормышта иң мөһим һәм кирәкле белемнәр, - дип фикерләре белән уртаклашты «Точка сбора 2.0» сменасында катнашучы Алена Баргилова. – Әгәр кеше бәлагә юлыкса, без тиз ориентлаша һәм кешегә ярдәм итә белергә тиеш.

    Җәмәгать коткаручыларын укыту буенча беренче төбәк сменасы таныштыру характерында булды. Аның төп максаты - катнашучыларга кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында база белемнәрен бирү иде.

    -Без коткаручы булуның нәрсә икәнлеген практикада сынап карадык, - дип сөйләде Татарстанда «ОНФ яшьләре» командасы катнашучысы Таһир Нургалиев. - Легенда буенча, кеше бозлы суда бата, ә мин аңа бәкедән чыгып, куркынычсыз урынга барып җитәргә булыштым.

    Сменаның белем бирү өлеше кысаларында спортчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар узды. Мәсәлән, студентлар өчен зарядканы кикбоксинг буенча өч тапкыр дөнья чемпионы һәм тугыз тапкыр Россия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Илназ Сәйфуллин үткәрде. Егетләр белән шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин очрашты, ул Татарстан Республикасы территориясендә Россия МЧСы белән берлектә җәмәгать коткаручылары белән эшләү инициативасын хуплады. Ул барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр эзләү буенча киңәшләр бирде.

    - Яшьләрнең мондый күнекмәләр белән кызыксынулары безнең киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булуын күрсәтә. Бәлки, бу сменадан соң кемдер җәмәгать коткаручысы гына булып калмыйча, моны үз һөнәре итәргә теләр, – дип билгеләп үтте 120нче янгын-коткару бүлегенең каравыл башлыгы Кирилл Михайлов.

    Нәтиҗәләр буенча «Точка сбора 2.0» сменасында катнашкан һәр кеше сертификат алды. Теләге булган һәр кеше укуларын дәвам итә һәм җәмәгать коткаручылары өчен тулы курс уза алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: