Лаеш районында янгын сигнализаторларының эшен тикшерәләр
иминлек

Лаеш районында янгын сигнализаторларының эшен тикшерәләр

“Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре опекуннарының янгын сигнализаторларының батарейкаларын алмаштыра.

 “Алтын көз”  ХСХККҮ хезмәткәрләре ай саен үзләренең опекуннары белән актуаль темага әңгәмә уздыралар. Бу юлы әңгәмә янгын куркынычсызлыгы турында барды. Күпләренә янгын сигнализаторлары куелган. Социаль хезмәткәрләр сигнализаторларның төзеклеген һәм эшен контрольдә тота, батарейкаларны вакытында алыштыра.

“Алтын көз”  ХСХККҮ фотосы.


Лаеш районы Алтын көз ХСХККҮ Янгын сигнализаторлары

Нет комментариев