112 нче ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына Камада дүрт ял итүчене кабартылган матраста агым белән алып китүе турында хәбәр килә.
Коткаручылар йөзүче «сәяхәтчеләрне» — ике егетне һәм ике кызны тотып алалар һәм яр буена алып чыгалар. Яшьләр медицина ярдәменә мохтаҗ түгел иде. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланды. Әмма 16 яшьлек кызның әти-әнисенә полиция хезмәткәрләре административ протокол төзиячәк.
Нет комментариев