Лаеш районында урманнарда янгын куркынычы саклана
иминлек

Лаеш районында урманнарда янгын куркынычы саклана

2023 елның 17 июленнән 24 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның , урыны белән югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс), янгын куркынычы сакланачак.

Лаеш районында яшәүчеләрдән һәм кунаклардан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз.

Статистика буенча урман янгыннарының 80% на кадәр янгын куркынычсызлыгы чараларын бозу аркасында килеп чыга.

Урманда тыела:

🔺урманда янган шырпы, тәмәке төпчекләре, пыскып торган чүпрәкләр ташларга;

🔺урманда үзеннән үзе янып китүче материал калдырырга: май яки бензин сеңгән чүпрәкләр, пыяла тара һәм савыт-саба калдырырга;

🔺коры үләнне яндырырга;

🔺учак ягарга;

🔺пиротехник продуктларны кулланырга;

🔺чүп ягу.

Янгын чыккан очракта, 101 телефонына шалтыратыгыз.

ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ ҺӘМ ТОРМЫШЫГЫЗНЫ САКЛАГЫЗ!


Лаеш районы иминлек

Нет комментариев