Лаеш районында велосипедчы машинага бәрелгән
иминлек

Лаеш районында велосипедчы машинага бәрелгән

Балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт һәлакәте Столбище авылында була.

Вакыйга урыныннан фотоны Владимир Кузьмин бирде.

2023 елның 17 июнендә көндезге сәгать берләр тирәсендә Hyundai автомобиле йөртүчесе Полевая урамы буенча Совет урамы ягына хәрәкәт итә. 9 Май урамы белән киселештә 2016 елгы яшь велосипедчы автомобильгә бәрелә. Бәхеткә, барысы да җитди җәрәхәтләрсез үтте.Столбище

— Балага велосипед, скутер яки башка индивидуаль транспорт чарасы сатып алганда, ата-аналар бала белән юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрергә тиеш, — дип мөрәҗәгать итә пропаганда буенча инспектор Владимир Кузьмин. — Велосипед, мотоцикл — әлбәттә, әйбәт әйбер. Ләкин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Без, олылар, баланың тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы.


столбище Лаеш районы юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев