ЛТЭТ студентлары «Автосессия» конкурсында машина йөртү осталыгын күрсәттеләр
иминлек

ЛТЭТ студентлары «Автосессия» конкурсында машина йөртү осталыгын күрсәттеләр

15 сентябрьдә Лаешта студентлар арасында «Автосессия-2023» республика машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабы узды.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина аңлатма бирә.

— Балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын ике этапта күрсәттеләр: «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» һәм «Мәйданчык». Иң яхшы нәтиҗәне Аяз Минһаҗев күрсәтте. Икенче урында — Андрей Чистяков, Эмиль Әүхәдиев — өченче булды.

Конкурс Лаеш районы ЮХИДИ һәм ДОСААФ белән берлектә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ тарафыннан оештырылды. 

Иганәче ДБУ «Юл хәрәкәте иминлеге».

Фотоны Гөлшат Зәйнуллина бирде.


ЮИД Лаеш районы

Нет комментариев