Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Пиротехника белән дөрес эш итегез

Пиротехника билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл саклап кына җибәрергә була.

Безнең районда яшәүчеләрнең күбесе үз дусларына, туганнарына һәм танышларына сәбәп белән дә, сәбәпсез дә фейерверклар рәвешендә бүләк-сюрпризлар ясарга яраталар.

Россия МЧСының ТР буенча дәүләт идарәсе татарстанлыларга пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда кешеләр күпләп җыелган урыннардан һәм объектлардан имин ераклык саклау кирәклеген һәм төгәл инструкция буенча җибәрү соралуын искәртә.

Ведомство вәкилләре сүзләре буенча, хлопушкалар, бенгаль утлары, «салкын» ут фонтаннары (беренче класс куркыныч) өчен куркыныч зона радиусы ярты метр тәшкил итә. Петардалар, җирдән җибәрә торган фейерверклар, пиротехник фонтаннарның күбесе өчен ( икенче класс) — биш метрдан ким түгел.Ә салют батареялары, ракеталар, фестиваль шарлары (өченче класс куркыныч) өчен куркыныч зона радиусы 20 метрдан ким булмаска тиеш.

Районда яшәүчеләр ала алган көнкүрештә кулланыла торган салютлар өченче класс куркыныч белән төгәлләнә.

Һөнәри файдалану өчен чираттагы ике класс пиротехниканы махсус лицензиядән башка алып булмый, ә аларны җибәрү өчен сертификат булу мәҗбүри.

Сюрприз күңелле булсын өчен салютларны дөрес җибәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы пиротехника