Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
иминлек

Суда ял иткәндә иминлекне саклагыз

​​​​​​​2022 ел җәй сезоны дәвамында 50гә якын кеше су коенганда йөзеп чыга алмады.

Кешенең суга батуын ничек аңларга була?

Бу җиңел түгел. Еш кына янәшәдә ял итүчеләр яннарындагы кешегә ярдәм кирәк булуын белмиләр. Кагыйдә буларак, ярдәм сорап кычкыру һәм суда кулны болгау булмый. Кеше батканда дәшми, чөнки куркыныч булганда организм икенчел дәрәҗә гамәлләрне туктата һәм бар көчне исән калу өчен соңгы сулыш алуга ташлый.

Батучы кеше вертикаль рәвештә куллары исәбенә су өстендә калырга тырыша. Кагыйдә буларак ,аның башы артта була, авызы  чак кына су астында, ә күзләре йомык була. Батучы кеше авызы белән, еш сулый.

Әгәр сезнең янда кеше суга бата башласа, нишләргә?

Беренче чиратта, үзегез тынычланыгыз. Россия МЧСының ТР буенча Казан ГИМС инспекторлык үзәге җитәкчесе Денис Мокеев аңлатып үткәнчә, әгәр үзең коткара алуга ышанмасаң, коткаручыларны һәм тирә-юньдәгеләрне ярдәмгә чакыр.

“Мөстәкыйль рәвештә батучыга ярдәм итү өчен аңа арттан йөзеп килергә кирәк. Шуны истә тотыгыз, кеше каушаганда коткаручыга ябышырга мөмкин.  Моның өчен күбрәк һава алу максатыннан тирән сулыш алырга, суга чумарга кирәк, болай эшләгәндә батучы сезне җибәрә. Менә шуннан соң гына бу кешене эләктереп һәм ярга чыгарып була. Кызлар суга батканда,аларны чәчләреннән тарту зарур”, - дип өстәде Мокеев.

Суга батучыны ярга чыгаргач аңа беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм тиз арада ашыгыч ярдәм чакыру таләп ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Суда ял иткәндә иминлекне саклагыз