Татарстан-Информ матбугат конференциясендә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү турында сөйләштеләр
иминлек

Татарстан-Информ матбугат конференциясендә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү турында сөйләштеләр

Матбугат конференциясендә ТР буенча эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов чыгыш ясады.

Людмила Никифорованың видеомонтажы. 

Ул балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында ачы статистика китерде. Рөстәм Рамилевичның эмоциональ чыгышы аңлашыла да: балаларның һәлак булуы яки юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алулары турында сөйләү авыр. 

— Безгә ата-аналарга алар үз балалары өчен җаваплы икәнен тагын бер кат ирештерергә кирәк, — дип өнди Рөстәм Гарипов. — Бала белән мәктәптән өйгә кадәр бөтен маршрутны үтәргә, иң куркыныч урыннарны күрсәтергә кирәк. Йөрергә куркынычсыз булмаган юлларны ничек кичәргә кирәклеге турында берничә тапкыр сөйләшергә кирәк.

 


Лаеш районы юхиди иминлек юл кагыйдәләре

Нет комментариев