Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Татарстан юлларындагы хәлләр: 2022 елның 5 маеннан 11 маена кадәр юл-транспорт һәлакәтләре

Бу җиде көн эчендә республикада 57 юл-транспорт һәлакате теркәлгән (ЮТҺ), аларда ике кеше һәлак булган һәм 70 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.

Автор превьюсы.

Узган атна белән чагыштырганда ЮТҺ саны 15 фактка арткан, һәлак булучылар саны 3 кешегә кимегән, яралылар саны 26 кешегә арткан.

Балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 9 бала тән җәрәхәте алган (2 пассажир, 6 җәяүле, 1 велосипедчы). Узган атна белән чагыштырганда ЮТҺ саны 5 фактка арткан, яралылар саны 5 балага арткан.

Балалар белән ЮТҺ булган урыннар:

Казан (5), Әлмәт (2), Лениногорск (1), Чистай (1).

- Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Транспорт чарасы руле артында булганда бик сак һәм игътибарлы булыгыз, - дип мөрәҗәгать итә Лаеш ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Николаев. - Юл хаталарны кичерми. Хәлне артка чигереп булмый: тормыш - ул компьютер уены түгел... Биредә чын-чынлап яраланалар һәм үләләр. Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәтендә катнашучыларның язмышлары сезнең гамәлләрегезгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татарстан юлларындагы хәлләр: 2022 елның 5 маеннан 11 маена кадәр юл-транспорт һәлакәтләре