Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Татарстанда 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак

Режим Яңа ел алдыннан һәм Татарстанда бәйрәм көннәрендә гамәлдә булачак.

Ул 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр булачак. Режим гамәлдә булганда кайбер территорияләрдә бенгаль утлары һәм хлопушкалардан тыш, 1-3нче куркыныч класслы пиротехниканы куллану тыела.

Түбәндәге урыннарда фейерверклар җибәрү тыелачак:

— сәнәгать объектларына, транспорт инфраструктурасына (юллардан тыш), ягулык-энергетика комплексына кадәр 500 метрдан да кимрәк;

— торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күпләп булган объектлардан, юллардан, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан 30 метрдан да якынрак.

Моннан тыш, муниципалитетлар 30 һәм 500 метрлы зоналарда пиротехник әйберләрне куллануны тыючы өстәмә зоналар урнаштыру хокукы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яңа ел янгынга каршы махсус режим