Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Якын кешеңне кайгыртып

Лаеш районында актив төстә янгын хәбәрчеләре урнаштырыла.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук инвалид балалар яши торган йортларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыруны дәвам итә.

- Өйгә килеп, автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга тәкъдим итәбез икән, кайчагында: "Нәрсә ул?» дип сорыйлар - дип сөйли Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Егор Фомин. - Бу төтен концентрациясенең билгеле бер дәрәҗәсенә реакция ясый торган прибор. Ул батарейка белән автоном эшли һәм бинада төтен исе сизелсә, яңгыравыклы тавыш белән сигнал бирә,. Аны өйгә урнаштырып сез үзегезне, якыннарыгызны һәм малларыгызны яклыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС Лаеш районы янгын Алтын көз лаешта реклама