Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ярты ай эчендә дүрт авария

    Лаеш районында соңгы вакытта балигъ булмаган мотоциклчылар белән бәйле дүрт юл транспорт һәлакәте булган, аларның транспорт белән идарә итәргә хокуклары булмаган.

    22 сентябрь көнне Лаеш шәһәрендә питбайктагы ике балигъ булмаган егет җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Мотоцикл пассажиры Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) салынган.

    2 октябрьдә Лаеш шәһәрендә сулга борылган вакытта җиңел автомобиль йөртүче питбайктагы балигъ булмаган мотоциклчыга юл бирми, моның нәтиҗәсендә алар бәрелешәләр. Мотоцикл белән идарә итүкән яшүсмер ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак була.

    11 октябрьдә Лаеш шәһәрендә 18 яшьлек егет, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш, каршы як полосага чыга һәм сулга борыла торган «Фольксваген» автомобиле белән бәрелешә. Мотоциклчы РКБга китерелә.

    13 октябрь көнне Столбище авылында сулга борылган вакытта «Рено» автомобиле йөртүчесе каршы юнәлештә хәрәкәт итүче 15 яшьлек үсмер идарә иткән питбайка юлына юл бирмәгән. Мотоциклчы да җәрәхәтләр белән хастаханәгә салына.

    Аварияләр ешаю сәбәпле, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Лаеш районы торак пунктларында контрольне катгыйландырдылар.

    - Һәркем рульгә утырыр алдыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукын алырга тиешлеген белергә тиеш, - дип ассызыклады Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Николаев.

    Белешмә өчен: Питбайк - ул мини-мотоциклның комплектациясенә карап юлсыз җирдә (мотокросс) яки юлда (стантрайдинг) йөрү өчен яраклы төре. Питбайкларда гомуми файдаланудагы юллар буенча хәрәкәт тыела!

    Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы төстә, ян тагылмалы яки аннан башка ике тәгәрмәчле транспорт чарасы двигателенең эш күләме 50 куб. см дан артып киткән яки максималь конструктив тизлеге сәгатенә 50 км. дан артып киткән икән. ул мотоцикл булып санала..

    Мотоцикл белән идарә итү өчен, А категорияле машина йөртү таныклыгы булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: