Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Агропромга инновацияләр кертелә

Лаеш районында аграр университетның тәҗрибә эшчәнлеген тәкъдим иттеләр.

Казан аграр университетының Нармонка авыл җирлеге территориясендә урнашкан агробиотехнопаркында басулар һәм орлыкчылык участокларындагы тәҗрибәләрне күрсәттеләр.

Тәкъдир итүдә ТР Премьер министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш районы башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов, Казан аграр университет  (КГАУ) ректоры Айрат Вәлиев катнашты.

Агробиотехнопарк 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә булдырыла. Мәйданы 100 га булган тәҗрибә мәйданчыгы Нармонка авылы янында урнашкан. Хәзерге вакытта җитештерү һәм укыту-лаборатор база төзүгә проект документлары эшләнгән.

-Агробиотехнопарк студентларны һәм агропромышленность комплексы белгечләрен практик өйрәтү үзәге, шулай ук авыл хуҗалыгында инновацион технологияләрне эшләү, сынап карау һәм тарату мәйданчыгы да булыр, - дип исәпли Айрат Вәлиев. – Аның территориясендә партнерлар белән берлектә 30 дан артык тәҗрибә басуына нигез салынды.

Аграр уку йорты укытучылары, студентлары һәм аспирантлары махсус делянкаларда үткәрелгән тәҗрибәләр турында сөйләделәр һәм кунакларга үз уңышларын күрсәттеләр. Хәзерге вакытта агробиотехнопаркында бодай, борай, арпа, көнбагыш, кукуруз, рапс, соя, карабодай, бәрәңге һәм шепкәннең (майлы үсемлек) перспективалы орлыклары өстендә эшлиләр.

Марат Җәббаров мондый мәйданчыкларның студентлар өчен генә түгел, җитештерүгә якын булган басу шартларында өйрәнү өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дә файдалы булуын билгеләп үтте,авыл хуҗалыгы үсемлекләренең уңышы игү шартларына һәм технологияләргә дә бәйле. Марат Азатович Татарстан игенчеләрен Казан аграр университет тәҗрибә басуларын карарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка Лаеш районы авыл хужалыгы лаешта реклама