Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иллеләп сугышчыдан сынауны спецназның бары тик дүрт сугышчысы гына узды

Лаеш районында Росгвардиянең Идел буе округы хәрбиләренең краплы берет йөртү хокукына сынаулары узды.

Алар Россия милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округының «Барс» махсус билгеләнештәге Казан аерым отрядының уку полигоны базасында үтте.

Полигонга кергәнче, кандидатлар үз төбәкләрендә башлангыч сынаулар уздылар. Нигезләмәгә ярашлы төстә, сынаулар узуга хезмәттәшләре-«краповик»ларның хуплавын алган һәм махсус билгеләнештәге көчләрдә 12 айдан да ким хезмәт итмәгән хәрби хезмәткәрләр кертелә.

Башта сынауларга Россия милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округының махсус билгеләнештәге төрле бүлекчәләреннән 55 спецназчы гариза биргән иде. Марш-бросокка 35 кеше чыкты. Иң өлкәненә - 43 яшь. Финишка кадәр 12 кеше килеп җитте. Алдагы этаплар барышында тагын 6сы төшеп калды, калганнары финалга, кул көрәшенә чыкты. Аларның икесен сынаулардан төшереп калдырдылар. Нәтиҗәдә, краплы беретны 4 хәрби - 2 офицер (Казан һәм Уфа спецназ отрядларыннан) һәм Саров берләшмәсе спецназ отрядларыннан (Түбән Новгород өлкәсе) 2 сугышчы алды.

Идел буе округының краплы беретлар Советы рәисе, полковник Руслан Гарифуллин сөйли.

– Батырлыкның иң югары символы - краплы берет өчен көрәштә бүгенге көнгә кадәр 55 спецназчының 35е килеп җитте. Алар полигонга иртәнге җидедә килделәр, ә алар белән бергә туганнарыннан һәм якыннарыннан торган җанатарлар төркеме дә. Сынаулар берничә этапта уза. Башта теория тапшырыла. Аннары иң яхшылары полигонда сынауларга рөхсәт алалар. Аларны уңышлы тапшыру өчен яхшы физик әзерлек таләп ителә, чөнки гади булмаган марш-бросок узарга кирәк, аннан соң көч күнегүләре дәвам итә. Бу беренче көн программасы. Ә икенчесендә хәрби топография белемнәрен, бик яхшы инженерлык һәм ут әзерлекләрен күрсәтү таләп ителә. Иң авыры - соңгы көн. Эсседә, тулы экипировкада 12 чакрымга марш-бросок үтәү, аннан каршылыклар полосасын узу бик җиңел түгел. Шул ук вакытта иптәшләреңне дә ташларга ярамый. Ә коралдан һәм танктан атуларның тавышлары чын сугыш күренешен тудырды.

Акрынлап әле бер сугышчы төшеп калды, әле икенчесе - сынаулар, чыннан да, катлаулы булды. Чираттагы этапка 12 кеше килеп җитте. Трос буенча 25 секунд эчендә өченче каттан төшү таләп ителде. Һәм аска шуып төшү генә түгел, ә тагын дошманнарга каршы атышу да кирәк иде. Спецназ сугышчыларының башлары белән аска борылып, җиңел генә төшә белүе шаккатырды. Һәм бу цирк фокусы өчен түгел. Мондый күнекмәләр чын сугышта дошманның якын-тирәдә булу-булмавын күрергә мөмкинлек бирә. Атыш һәм акробатик күнегүләр тагын берничә кешене төшереп калдырды.

Спаррингка краплы беретны кию хокукына дәгъва итүче илледән артык кешедән алты сугышчы гына калды. 12 минут эчендә сугышчыга берничә көндәш белән сугышырга туры килде, алар бер-берсен алыштырып торды. Һәм монда да бер-береңне жәлләүгә урын юк иде. Спецназчылар ярсулы кычкырулар белән спаррингта катнашучыларга көч биреп тордылар. Бу сынауны алты кешенең дүртесе уза алды.

Мондый тикшерүдән соң краплы берет алу – бу бик кыйммәт тора. Әмма аны лаеклы киеп йөрү дә җиңел түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Росгвардия лаешта реклама сугышчы спецназ

2
X