Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп укучысы машина астына эләккән

Лаеш районы ЮХИДИ бүлегендә Комлы Ковалида бала катнашында булган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләделәр.

 

Узган якшәмбедә көндез Октябрь урамы буенча 1 нче йорт янында Комлы Ковали авылында җәяүлене бәрдерәләр. «Киа Сид» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган: юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм 10 яшьлек баланы бәрдергән. Комлы Ковали мәктәбе укучысы машина юлы аркылы уңнан сулга йөгереп чыкмакчы булган һәм чит ил машинасының көпчәкләре астына эләккән.

Зыян күрүчене РКБның травматология үзәгенең балалар бүлегенә китергәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы