Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия көне белән!

Лаеш районында яшәүче хөрмәтле кешеләр!

Сезне дәүләтнең олы бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлыйм!

Ул күп милләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыкны, үз илебез һәм ватандашларыбыз казанышлары өчен горурлыкны гәүдәләндерә.

 Россия  аякка басуның һәм үсешнең катлаулы күп гасырлык һәм ныгуның четерекле юлын үтте, яшәеш чорында күп кенә тарихи тетрәнүләр кичерде,  шул вакытта халкыбызның рухи көче һәм кыйммәтләре – бердәмлек һәм бәйсезлек, тынычлык һәм татулык формалашты. Безнең бурыч - киләчәк буынга көчле, нык һәм бердәм ил тапшыру.

Илебезнең төп байлыгы – аның кешеләре, нәкъ менә аның миллионлаган гражданы аны үстерү, ныгыту өчен хезмәт итә. Лаеш районында яшәүчеләр дә икътисадның төрле тармакларында сәнәгать потенциалын арттыруда актив катнашалар, үз белемнәрен мәдәният, авыл хуҗалыгы, туристик эшчәнлектә кулланалар, яңа эшләнмәләрен кертәләр, шуның белән бергә бөек Россиянең ныгуына ярдәм итәләр, чөнки илебез көче һәм казанышлары аның төбәкләре уңышларыннан җыела. Татарстан көчле Россия төзүгә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора.

Бүген илебез алдында мөһим бурычлар тора, аларны без уртак тырышлык һәм намуслы хезмәтебез белән хәл итә алырбыз! Без үз туган җиребез белән горурланабыз, данлы үткәнебезне хөрмәтлибез һәм лаеклы киләчәк төзибез, аны яхшырак итәргә омтылабыз.

Кадерле дуслар! Безне алда яңа җиңүләр һәм казанышлар көтә, сезгә Ватанга хезмәттә уңышлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән, Россия көне белән!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Россия көне белән!

2
X