Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Семрук» - үзенә тартып торучы урын

Лаешлылар «Семрук»ны киләчәктә нинди итеп күрергә теләүләре турында фикер алыштылар.

Лаеш техник-икътисад техникумы китапханәсендә «Семрук» рекреацион-мәдәни кластерын үстерү буенча проект семинары узды.

Фикер алышуга Лаеш шәһәренең муниципаль хакимият органнары вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр – студентлар, педагоглар, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм башкалар килгән иде. Алар арасында 2018-2019 елларда «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерүдә катнашучылар да аз түгел иде. Барлык килүчеләр җиде төркемгә берләштеләр. Аларның һәрберсенең өстәлендә «Семрук» киношәһәрчеге һәм әйләнә-тирә территория планы бар иде. Стикерлар ярдәмендә лаешлылар аның яхшы якларын һәм җитешсезлекләрен билгели алдылар. Семинарда катнашкан һәр кеше дә махсус анкета алды, анда ул җәмәгать киңлеген реконструкцияләү буенча үз теләкләрен белдерә алды.

«Зарф» архитектура бюросы вәкилләре тыңлаулар үткәрү регламенты турында сөйләделәр һәм шәһәр халкына «Зөләйха күзләрен ача» сериалына декорацияләрне яңа туристик истәлекле урынга әверелдерү өчен иң кыю һәм креатив идеяләрне белдерергә тәкъдим иттеләр.

Билгеле булганча, узган 2020 елда “Семрук” ял итү өчен популяр урынга әверелде: бирегә Казаннан, республиканың башка районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән ял итүчеләр килә. Әмма киношәһәрчек тирәсен төзекләндерергә, парковка, бәдрәф һәм чүп-чар чыгару проблемасын хәл итәргә кирәк – кыскасы, элеккеге кинодекорацияләрдән заманча һәм уңайлы җәмәгать киңлеге ясарга кирәк.

Шәһәр халкы, командаларда эшләп, үз кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен формалаштыра башлады. Моның өчен 15 минут вакыт бирелде. Беренче карашка, бик күп вакыт түгел, әмма ул “баш мие штурмы” режимында ниндидер яңа, үзенчәлекле һәм башка проектлардан аерым нәрсә тәкъдим итү өчен җитте.

Дискуссия тәмамланганнан соң һәр команда «Семрук» киношәһәрчеге территориясен үстерү концепциясе буенча үз фикерен белдерде. Аларның барысының да яңа идеяләре бар иде. Мәсәлән, Мәгариф идарәсе вәкилләре архитекторлардан табигый ландшафтны мөмкин кадәр күбрәк саклап калуларын сорадылар. Ә техникум студентлары «Семрук» янында спорт мәйданчыгы һәм яшьләр өчен башка активлык зоналары оештыру идеясе белән чыгыш ясадылар. Пляжны «Кама диңгезе»нә охшатып төзекләндерү, кафе һәм сәүдә нокталары ачу, сериал төшерүгә багышланган музей оештыру һәм башка бик күп идеяләр әйтелде.

Архитекторлар шәһәрлеләрнең барлык теләкләрен җентекләп теркәделәр һәм «Семрук» рекреацион-мәдәни кластеры проектын алга таба эшләгәндә аларны исәпкә алырга сүз бирделәр. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, киләсе күмәк тыңлаулар Иске Пристань халкы белән узачак. Ә якындагы атналар дәвамында лаешлыларның барлык тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән киношәһәрчекне үстерү буенча азаккы проект эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Семрук лаешта реклама зулейха

2
X