Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Сәламәт буын" өчен беренче кыңгырау

Лаеш районы укучылары каникулдан соң мәктәпләргә кайттылар.

Усадыда күппрофильле «Сәламәт буын» лицее тарихында беренче тапкыр Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Мәктәп ишегалдында халык аеруча күп иде. Линейкага яңа ачылган мәктәп укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә килгән иде, алар балаларының яңа мәктәпкә баруының дулкынландыргыч кадрларын булдырырга омтылдылар.

«Сәламәт буын» лицее укучылары янына кунакка Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова килделәр. Тантаналы чараны ачу хокукы белем биръ учреждениесе директоры Владимир Трошинга бирелде.

-Бүген безгә Усадыдагы беренче белем бирү учреждениесе тарихын ачу бщхете насыйп булды, - дип билгеләп үтте Владимир Леонидович. - Балалар, кызыксынучан, күңелле һәм дәртле булыгыз. Алда сезне авыр, әмма белемгә, камиллеккә һәм сәламәтлеккә таба искиткеч юл көтә.

Район башлыгы лицейның яңа бинасын вакытында һәм сыйфатлы итеп төзегән төзелеш оешмасы директоры Илдар Мингалиевка рәхмәт хаты тапшырды. Улы өчен бүләкне аның әтисе Рәфыйк Рәкыйп улы алды.

-Яңа мәктәп бүген яңа тормыш башлый, - диде Илдус Зарипов. - Биредә уку һәм спорт белән шөгыльләнү өчен үсеш алган инфраструктура булдырылган. Яңа лицейда иң яхшы укытучылар эшләсен һәм уңышлы балалар шөгыльләнсен өчен, данлы һәм игелекле традицияләр формалашуын телим.

Владимир Трошин линейка кунакларын педагогик коллектив һәм сыйныф җитәкчеләре белән таныштырды. Лицей укучылары аның «Без – «Сәламәт буын» гимнын башкардылар, шуннан соң мәгариф учреждениесе флагы күтәрелде.

Лия Хөсәенова мәктәп төзелеше вакытында күрсәткән ярдәмнәре өчен укучыларның ата-аналарына аеруча рәхмәт белдерде. Ул биредә балаларга актив һәм төрле яктан алга киткән булып үсәргә ярдәм итәчәк укытучылар һәм ата-аналарның бердәм командасы формалашыр дигән ышаныч белдерде.

«Сәламәт буын» күппрофильле лицее - югары технологияле мәктәп, анда беренче кыңгырау да югары технологияле иде. Аны бирү хокукы беренче сыйныф укучысы Адел Гыйннәтуллинга бирелде, ул кыңгырауны гироскутерда йөреп шалтыратты.

Тантаналы линейка бию флеш-мобы һәм гомуми фотосессия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы уку елы лаешта реклама