Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугаты көне белән котлавы

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне ихлас күңелдән Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм үзенең тырыш эшчәнлеге белән мәгълүмат дөньясын булдыручы, гражданнарның иң төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген үтәүне тәэмин итүче барлык хезмәткәрләрне дә берләштерә. Төрле тематик юнәлештәге басмаларның сәхифәләрендә күпмилләтле илебез тарихы, үткән чорлар һәм бүгенге көннең рухы чагылдырыла. Мәгълүмат кырының ургылып үзгәрүенә, массакүләм мәгълүмат чараларының яңа үсеш юлларын эзләвенә карамастан, басма сүз элеккечә абруйлы һәм кирәк булып кала.

Бүген сезнең һәрберегез ниндидер дәрәҗәдә аналитик һәм мәгълүматчы, колумнист һәм күзәтүче, публицист һәм блогер да. Сез укучыларыгызны арттыру өчен заманча басма мөмкинлекләреннән һәм иң яңа цифрлы технологияләрдән оста файдаланасыз, көн сулышын тоярга, вакыйгаларның үзәгендә булырга омтыласыз. Күпканаллы һәм интерактив форматлар, күз явын алырлык полиграфия, мәгълүматны һәрьяклап үлчәнгән итеп биргәндә «кайнар» темаларның гадәти булмаган ракурсларын эзләү сезгә даими укучыларыгызны саклап калырга һәм яңаларын табарга ярдәм итә. Беркемгә дә сер түгел, иң мөһим проблемалар һәм әһәмиятле сәяси карарлар, игътибар иткәнче, репортаж, интервью, мәкаләләр булып басылып чыкканчы, җәмгыять карашыннан читтә калып килә. Сез кабул ителгән башлангычларны аңлатып бирәсез, алда торган мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә булышасыз, халык фикерен һәм кәефен җиткерәсез. Шуңа күрә сездән акыл һәм йөрәк аша үткәреп язылган тирән эчтәлекле мәкаләләр, яңа креатив проектлар көтәбез.

Кадерле дуслар! Бәйрәм көнегездә сезгә нәтиҗәле хезмәттәшлек, һөнәри осталык, эшкә һәм ил журналистикасының иң яхшы традицияләренә тугрылык өчен рәхмәт сүзләре җиткерергә рөхсәт итегез. Сезгә республикада, илдә һәм дөньядагы хәлләрне күзәтеп бару өчен – үткен караш, төрле фикерләрдәге хакыйкатьне аңлау һәм кабул итү өчен – сизгерлек, күргәнне һәм ишеткәнне дөрес язу өчен очлы каләм телим.

Эшегез һәрвакыт шатлык һәм канәгатьләнү хисе китерсен. Сәламәтлегегез нык булсын, алда сезне озын, зур вакыйгаларга бай тормыш көтә. Сезгә илһам чишмәгезнең саекмавын, яңа иҗади уңышлар, бәхет, игелек һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугаты көне белән котлавы

2
X