Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән

​​​​​​​Кадерле дуслар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме – 1 Май белән котлыйм Бу язгы матур көн хезмәт сөю билгесе, Туган илебездә яшәүчеләрнең бердәмлеген һәм ныклыгын гәүдәләндерә.

 Без Лаеш районында тырыш хезмәтләре белән Татарстанны һәм бар илебезне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр яшәве белән горурланабыз. Нәкъ менә сезнең профессионаллык, батырлык һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә билгеләнгән максатларга ирешә һәм иң зур планнарны тормышка ашыра алабыз.

Туган дәүләтебез муллыгы хакына намуслы хезмәтләре өчен барлык хезмәт ветераннарына зур рәхмәт. Сезнең эш дәвам итәр һәм киләчәк буынга лаеклы тапшырылыр дип ышанам.

Барыгызга нык сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш һәм язгы кәеф телим. Һәр көнегез файдалы үтсен һәм сезгә канәгатьләнү китерсен.

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән

2
X