Габишево Сабан туенда рәхәтләнеп күңел ачтылар
мәдәният

Габишево Сабан туенда рәхәтләнеп күңел ачтылар

Габишевода күңелле Сабан туе булды, аны “Яратель” кошчылык фабрикасы оештырды.

Гөлнара Яруллина фотосы

Искиткеч призлар, күңелле музыка, ут чыгарып биюләр, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр – анда катнашучылар һәм кунаклар Сабан туе турында озак искә алыр өчен бар нәрсә бар иде.

Кунаклар арасында “Ак Барс” холдинг кампаниясе” АҖ генераль директоры Иван Егоров, райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов бар иде.

Бар кешене җәлеп иткән пролог халык бәйрәмен башлап җибәрде. Флаглар тоткан Габишево спортчылары – “Барслар” баскетбол командасы һәм көрәшчеләр – киң мәйдан буйлап үттеләр. Аннан соң милли көйләр астында кулларына чәчәкләр тоткан авыл кешеләре һәм татар, рус, чуаш һәм башкорт киемнәре кигән мәдәни-спорт үзәге белгечләре үтте. Шулай итеп Россия халыклары мәдәни мирасы елында монда яшәүче милләтләр күрсәтелде. Матур бизәкле ак сөлгеләрдән эшләнгән карусель бар кешене җәлеп итте. Пролог матур, истә калырлык булды. Гүзәл Ильгамова бию мәктәбенең өч-биш яшьлек кызлар биюе аеруча матур булып чыкты. Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова бәйрәмнең кунагы иде.

“Яратель” кошчылык фабрикасы директоры Фәнис Нигъмәтуллин җавап сүзе белән чыкты. Аннан соң бәйгеләр, ярышлар һәм күңел ачулар башланды. Ә күңел ачарлык һәм көч сынашырлык әйберләр күп иде. Гер күтәрүдә, аркан тартуда, капчык киеп йөгерүдә ярышырга теләүчеләр күп булды. Гадәттәгеләрдән тыш бөтенләй яңа бәйгеләр дә бар иде. Ирләр һәм хатын-кызлар арасында ломны  тирән сугу ярышы кешеләрне күп җыйды. Бу бәйрәмнең генераль иганәчесе “Яратель” кошчылык фабрикасы булды. Шуңа күрәдер бер тартмадан икенчесенә йомырка күчерү алкышлар һәм көлүләр, җанатарлар кычкырулары белән барды, ярышучылар ватыла торган әйберне төшереп җибәрүдән куркып җитезлекләрен, тизлекләрен һәм уңганлыкларын күрсәтеп бер-берләрен җиңәргә омтылдылар.

Казаннан килгән һөнәри алып баручы бүләкләүгә чакырып ярышларда җиңүчеләр исемнәрен атады. Сабан туеның баш батыры – Александр Чадаев исемен горурланып әйтте. “Яратель” фабрикасы эшчесе үзе генә көрәш белән шөгыльләнми – ул балаларны да өйрәтә. Сабан туе батыры өенә тәкә һәм суыткыч белән кайтты.

Күп буын кешеләр тарафыннан, икмәк бәясен белгән, хезмәт итә һәм ял итә белгәннәр  бәйрәме Габишевода һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләрне җыйды. Алар ял көнен авыл мәйданында үткәрүләренә бер дә үкенмиләр.


Лаеш районы Габишево Сабан туенда рәхәтләнеп күңел ачтылар

Нет комментариев