Безнең күңелләр  яшь
мәдәният

Безнең күңелләр яшь

​​​​​​​Җомга көнне, 2022 елның 7 октябрендә Лаеш район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Концерт программасын Людмила Сундырева җитәкчелегендәге “Камские зори” ветераннар хоры ачты һәм япты. Көмеш яшь артистлары сәхнәдән “Я люблю тебя жизнь” җырын башкардылар. Җыр яңгыраганда тамаша залында мәктәп формасы кигән малайлар һәм кызлар марш белән үттеләр. Барлык номерлар да хәтерләрдә сакланырлык булды. Сәгать ярымлык программада романслар да, биюләр дә булды, рус һәм татар телләрендә җырлар яңгырады. Лаеш балалар сәнгать мәктәбенең талантлы укытучылары тамашачылар өчен “Смуглянка” җырын музыка коралларында башкардылар. “Пой душа” рус халык җырлары ансамбле “Там, за околицей” җырын күңелләргә үткәрерлек итеп башкарды. Татьяна Волкова “Мама и папа” җырын барлык әти-әниләргә багышлады, номер бик тә яхшы булды, ул баянда үзе уйнап җырлады. Ә тамашачылар күз яшьләрен сөрттеләр. Дефиле бәйгесендә ханымнар үзләренең кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, алар үз куллары белән теккән күлмәкләрне күрсәттеләр. Өлкән буын вәкилләре үзләренең талантлы һәм күңелләре яшь булуын расладылар. Тамашачылар һәр номерны алкышлап каршыладылар, башкарылган һәр әсәрнең, җырмы ул, шигырьме ул, мәгънәле булуын, тирәнлеген югары бәяләделәр. Концертта күтәренке кәеф хөкем сөрде. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм активистларга рәхмәт хатлары тапшырды. Лаеш районы ветераннар советы рәисе Лидия Грабалина да  өлкән яшьтәгеләрне котлауларга кушылды.

Александр Агеев “Листья желтые над городом кружатся” көзге җырын башкарды. Бард, шагыйрь һәм башкаручы Владимир Вахрамов үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Әсәрләрнең берсен – романсны Елена Садовникова белән бергә башкардылар. Лаешның сәламәтлекләре чикле балалар интернат мәктәбенең Галина Григорьева җитәкчелегендәге кашыкчылар коллективы матур чыгыш ясады. “Брачный контракт” турында юмористик сәхнәләштерелгән күренеш тамашачылар кәефен күтәрде. Людмила Ширко укыган “На свидание женщина идет” шигыре актив яшәеш рәвеше алып бару һәм ярату мөмкин генә түгел, ә теләсә нинди яшьтә кирәк булуны искәртте. Концерттан соң тамашачылар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Тамашачыларның берсе – Казанда яшәүче болай диде:

-Мин башкалада яшим, Казанда булган мондый концертларны хәтерләмим.

Өлкән буын кешеләренең күңелләре яшь кала.


Лаеш районы камская новь кама ягы Безнең күңелләр  яшь

Нет комментариев