Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы

2021 елның 26 мартында Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле район шәҗәрә фестивале узачак.

Чараның әһәмияте - буыннарның дәвамчанлыгын саклап калу, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртаклыгы нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, үз гаиләсе, ыруы, халкы һәм туган ягы тарихына карата киң җәмәгатьчелек кызыксынуын җәлеп итү.

Район фестивален оештыручы - Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты.

Район фестивален үткәрү программасы өч блоктан тора, алар жюри әгъзалары тарафыннан расланган критерийлар буенча бәяләнә:

1. Әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе (таба ашлары, традицион һәм махсус ризыклар).

2. “Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем туган ыруым!” гаилә командалары конкурсы - команданың визит карточкасы, ул шәҗәрә презентациясе белән матур концерт номерын үз эченә ала. Номер ирекле формада оештырыла: бию, җыр, театральләштерелгән тамаша һәм башкалар. Үз эченә гаилә милли костюмы презентациясен алырга мөмкин.

3. Өй эше. Гаилә генеалогик агачы (шәҗәрә) гаилә династияләрен тасвирлаудан, реликвияләр һәм коллекцияләр турындагы материаллардан, гаилә тормышындагы кызыклы фактлардан (гаилә легендалары) торырга һәм альбом, стенд, панно, баннер-коллаж һәм башкалар рәвешендә эшләнергә тиеш.

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.

Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенә 2021 елның 20 мартына кадәр мөрәҗәгать итәргә.

 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы гаилә лаешта реклама