Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Иҗади инициативаларны хуплыйбыз

Мәдәният һәм туризм өлкәләре - гражданнарның яшәү шартларын билгеләүче мөһим критерийлар.

Лаеш җире талантларга бай. Ел саен ватандашларыбызның иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар яхшыра. 2020 елда «Мәдәният» милли проекты кысаларында Лаешта балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт тәмамланды. Барлыгы 7,5 миллион сумлык музыка уен кораллары сатып алынган. Республика программасын тормышка ашыру кысаларында Столбищеда авыл мәдәният йорты төзелә. Тиздән авыл халкы заманча мәдәният йорты бинасы алачак.

Республика башкаласына якын булу турпродуктларга ихтыяҗ артуга китерә. Никольский, Ташкирмән һәм Атабай авыллары буенча «Лаеш районының этник традицияләре» дигән туристик экскурсия маршруты зур популярлык казанды. Ул туристларны Лаеш районында яшәүче өч төп халыкның: рус, татар һәм керәшеннәрнең гореф-гадәтләре һәм фольклоры белән таныштыра.

Бөек рус шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Державин истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла.

«По Державинским местам» туристик маршруты һәм ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия шигърият фестивале бөек якташыбыз исеме белән бәйле, аның кысаларында Державин исемендәге республика дәүләт премиясе тапшырыла.

«Историческое поселение Лаишев» проекты буенча Оренбург трактын реконструкцияләү башланды, шәһәрнең борынгы бинасы - София соборы торгызыла. Ул хаҗ үзәге һәм үзенең диварларында танылган скульптор Степан Эрьзя фрескаларын саклаган федераль дәрәҗәдәге уникаль мәдәни һәйкәл һәм булып тора.

Узган ел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә күп кенә чаралар онлайн-форматта үткәрелде. Алар арасында борынгы Никольский авылында үтүче «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале дә бар иде, анда фольклор коллективлары чыгышлары трансляциясе алып барылды һәм Россиянең дистәләгән төбәгеннән гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күрсәтелде. Шулай ук видеоконференция режимында «Үлемсез полк» акциясе һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү узды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан ел дәвамында төрле чаралар оештырылды.

«Кама диңгезе» пляжы республика халкының яраткан ял зонасы булып тора. Ул зурлыгы буенча республикада икенче җәйге ял урыны. Аңа 20 меңнән артык кеше килә. Балык тотарга яратучылар өчен коммерцияле балык тоту проектлары тормышка ашырыла.

Сыйфатлы мәдәни проектларны үстерү һәм халыкның иҗади башлангычларына ярдәм итү эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм Лаеш районы мәдәният лаешта реклама