Лаеш Шәһәр көненең зурлап үткәрелүеннән башка эре шәһәрләр дә көнләшә ала: берничә сәгать эчендә спорт бәйрәме, күргәзмәләр, концерт, дискотека һәм салют булды.
Тантананың төп өлеше Собор мәйданында, Җиңү паркында һәм янәшәдәге урамнарда үтте. Төп чаралар башланганчы ук шәһәр уртасындагы мәйданга кеше күп җыелды, алма төшәр урын да юк иде: сәүдә рәтләре, аттракционнар, батутлар һәм карусельләр эшләде. Шәһәр халкы һәм районыбыз кунаклары күргәзмә экспонатлары белән таныштылар, “Баттл фокусников” театральләштерелгән шоу-программа һәм махсус киемнәр кигән рыцарьлар көрәшен карадылар.
Һава торышы турында аерым әйтергә кирәк. Синоптиклар яңгыр фаразласалар да. Бәхеткә каршы явым-төшем Лаеш бәйрәмен читләтеп үтте. Көн җылы булмаса да, чаралар үткәрүгә үз төзәтмәләрен кертмәде.
Шәһәр көнендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин, бизнес вәкилләре һәм дин әһелләре мактаулы кунаклар булды. Хуҗа хокукында аларны Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов каршы алды. Алар бергәләп бәйрәм рәтләре буйлап үттеләр, халык осталары иҗаты белән таныштылар, фокусчылар тамашасында катнаштылар һәм Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры белән безнең шәһәрнең тарихи үткәненә экскурсия ясадылар.
Театральләштерелгән тамашаның төп геройлары бабай һәм аның оныгы булды. Лаеш урамнары буйлап йөреп алар үткәндә безнең бабаларыбыз тормышы белән таныштылар, аларның ничек эшләүләрен һәм безнең якта яшәгән төрле милләт вәкилләренең ничек ял итүләрен күрделәр. Ә ахырда аларга лаешлыларның ХХI гасырда ничек яшәүләрен күрсәттеләр.
-2021 ел йомгаклары буенча безнең район Татарстанның социаль-икътисади үсеш рейтингында беренче урын алды, - дип искә алды Илдус Зарипов. - Монда Лаеш районында яшәүче бар халыкның өлеше бар. Безне алда да күп җиңүләр һәм казанышлар көтүенә ышанам. Без юллар салуны, социаль әһәмиятле объектлар төзүне һәм яңа эш урыннары булдыруны дәвам итәчәкбез. Безнең районның алга таба да үсәчәген ышандырам.
Тимур Сөләйманов Лаеш ягының төп байлыгы – кадерләп сакланган туган җирнең милли төрлелеге, дип билгеләп үтте. Ул дәүләт тарафыннан бу үзенчәлеккә нинди игътибар бирелүен искәртте.
-Лаеш – бай тарихлы шәһәр, әмма аның яшәүчеләренең күңелләре яшь, - диде Тимур Җәүдәтович. – Димәк аның киләчәге дә якты. Монда шәһәр-дәваханә булыр, монда бар Россиядән туристлар килер дип өметләнәм, чөнки монда кызыклы һәм бик тә матур.
Илдус Зарипов һәм Тимур Сөләйманов районның уңган кешеләренә республика һәм район бүләкләре тапшырдылар. Алар арасында авыл хуҗалыгы, мәгариф тармагы вәкилләре, муниципаль хезмәткәрләр, предприятиеләр директорлары һәм башкалар бар иде. Ә Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков “Лаеш чәчәкләрдә” һәм “Минем яраткан шәһәрем” конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.
Бүләкләү тантанасыннан соң зур бәйрәм концерты башланды. Дүрт сәгать дәвамында Лаеш районы артистлары һәм чакырылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Программа үзәгендә Анастасия Крайнова - “Тутси” поп-группасы әгъзасы чыгышы булды дисәм арттыру булмас. Шәһәр көне салют белән тәмамланды.
Лаешлыларны алда эш көннәре көтә Әмма аларга яңа бәйрәмнәр киләчәк, ә аларны Лаеш районында зурлап үткәрә беләләр.
Нет комментариев