Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Хэллоуинга балалар кичәсе

​​​​​​​Инглиз бәйрәме Хэллоуин (HaIIoween) уңаеннан район мәдәният йортында балалар өчен костюмлы кичә булды.

Бала-чага рәхәтләнеп күңел ачты, алып баручылар кечкенә кунаклар өчен бик күп конкурслар үткәрделәр, табышмакларга җавап таптылар, куркыныч хәлләр сөйләделәр. Кичә заманча бию көйләре белән үрелеп барды. Софитлар яктысында бу бәйрәмнең бар атрибутикасы серле һәм сихри булып тоелды, ә шарлар һәм  ут музыкасы тагын да матур төсләр, ямь өстәде. Балалар вакытны күңелле үткәрделәр. Бәйрәмне оештыручылар яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык иминлек чараларын күрделәр: керү урынында әти-әниләрнең QR- кодларын тикшерделәр.

 

Рәсми төстә бу көн барлык изгеләр көне алдыннан билгеләп үтелә. Серле бәйрәм һәм шуңа күрә ул балаларга, яшүсмерләргә, өлкәннәргә ошый. Әти-әниләр дә читтә калмады, алар да үз балаларына үзенчәлекле костюмнар әзерләүгә иҗади якын килгәннәр. Гадәти көннән бәйрәм ясау өчен бераз зирәклек, түземлек һәм теләк кенә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Хэллоуинга балалар кичәсе