Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Күпмилләтле Татарстанны берләштерүче бәйрәм

Лаеш районында Татарстан Республикасы көне кысаларында күп кенә чаралар узды.

Бу бәйрәм төрле яшьтәге, төрле мәнфәгать һәм һөнәр ияләрен – республика үсешенең чишмә башында торган һәм аның тарихына шактый якты битләр язган атказанган ветераннарны, бүгенге көндә аның икътисадын һәм балалар үстерүче, без иртәгә аларның казанышлары белән горурланачак хезмәт ияләрен берләштерә.

Пәрәү мәдәният йортында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт белән чыгыш ясады. Зал шыгрым тулы иде. Авыл халкы һәр чыгышны яратып карады. Халык җырлары һәм биюләре, җанлы матур музыка, искиткеч костюмнар, яхшы куелган номерлар – барысы да иң югары дәрәҗәдә иде.

Лаеш территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТИҮ) рәисләре район үзәгенең яшь кешеләре өчен бәйрәм үткәрделәр. Җиңү паркында балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Уеннар, конкурслар һәм бүләкләр нәниләргә шактый шатлык китерде.

Имәнкискәдә музыка уйнады, җырлар җырладылар һәм ачык һавада - авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда биеделәр. Барысына да танылган һәм яхшы таныш әсәрләр башкарылды, ә яраткан артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Рождественода «Туган ягым - Татарстан» дигән зур бәйрәм концерты тулы аншлаг белән узды. Рус һәм татар телләрендә әсәрләр яңгырады. Сәхнәгә тәҗрибәле дә, бөтенләй яшь тә үзешчән артистлар күтәрелде.

Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм программасы әзерләнде. Төп вакыйгалар «Кама диңгезе» пляжында барды. Биредә уеннар, конкурслар, концерт, «Холли» буяулар фестивале узды. Җыелучыларны Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев сәламләде. Ул Татарстанда һәр гаилә тормышы шатлык һәм иминлек белән тулы булсын өчен бөтен шартлар тудырылуны билгеләп үтте. Лаеш районы бөтен Татарстан белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Алга таба районның перспективалары бик яхшы, димәк, яхшы, ышанычлы киләчәге дә бар.

Бәйрәмне оештыручылар эшләнмәләр күргәзмәләре, батутлар, таганнар, балалар “джунгли”лары, сәүдә рәтләре, понида йөрү һәм төрле зәвыкка һәм яшькә башка күп кенә күңел ачу чаралары уйлап тапкан. Сәхнәдә Альбина Латыйпова, «Алчәчәк» вокаль ансамбле, Оксана Панцырева, Фидаил Вәлиуллин, Алия Чернова һәм башка артистлар чыгыш ясады. «Танцы на ТНТ» телевизион тамашасында катнашучы Ренат Хәйруллинны (өстәге фотода) көчле алкышлар белән озаттылар. Аның Майкл Джексон стилендәге биюе тамашачыны таң калдырды.

Бәйрәм көне яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Республика көне лаешта реклама Кама диңгезе