Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музееның яңа бинасында беренче экскурсия узды.
Яңа музейга беренче булып Кукмара шәһәреннән кунаклар килде. Экскурсантлар яңартылган экспозицияләрнең матурлыгына һәм музейның заманча интерьер стиленә сокландылар. Аның директоры Фәридә Мортазина кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Шулай ук кукмаралылар обереглар ясау буенча традицион мастер-класста катнаштылар.
Фото: Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее.
Нет комментариев