Лаеш районы Пасха бәйрәмен каршы алырга әзерләнә
мәдәният

Лаеш районы Пасха бәйрәмен каршы алырга әзерләнә

Лаеш китапханәсе хезмәткәрләре “Пасха шатлыгы” дигән иҗади остаханә үткәргәннәр.

Чара Лаеш районында «Алтын көз " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы көндезге төркеме өчен оештырылды.

Марья-Искусница катнашучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык ышанулары, безнең көннәргә кадәр сакланган ата-бабаларыбызның Пасха традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Ә Весна-Красна Пасха уеннарын үткәрде: «Катись, катись, яичко”, “Пасхальная шапка”,  “Покрути яйцо” һәм башкалар.

Очрашу ахырында “Пасха открыткасы” мастер – классы үтте.

Фотоны Анастасия Пажитнова бирде.

 


пасха Лаеш районы Алтын көз ХСХККҮ

Нет комментариев