Лаеш укучылары Лаеш китапханәсендә Яңа ел квесты үттеләр
мәдәният

Лаеш укучылары Лаеш китапханәсендә Яңа ел квесты үттеләр

Яңа ел алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Лаеш шәһәренең 2 нче мәктәбенең һәм 1 нче гимназиясенең 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Яңа ел каламбуры» дигән креатив квест үткәрделәр.

Уенның һәр этабында балаларны әкият геройлары Роботесса, убырлы карчык, Кар кызы, Кыш бабай каршы ала.

Чара ахырында Кыш бабай барысын да Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр таратты. 

Чара «Пушкин картасы» проекты кысаларында узды.


Лаеш районы Лаеш үзәк китапханәсе

Нет комментариев