Лаеш укучыларын Татарстан символлары белән таныштырдылар
мәдәният

Лаеш укучыларын Татарстан символлары белән таныштырдылар

2023 елның 7 февралендә Татарстан гербын кабул итү көнен билгеләп үттеләр.

31 ел элек, 1992 елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән әлеге истәлекле дата билгеләнде. Шул хөрмәткә Лаеш шәһәре үзәк китапханәсендә “Минем Республика символлары” библио-квилт-киресенчә үткәрелде.

Укучыларга плакат төзер өчен кәгазь битен ябыштырырга түгел, киресенчә алып андагы сорауларга җавап биреп Татарстан флагын ачарга кирәк иде. Алар ТР символикасы турында белемнәрен күрсәтте: флагтагы ак, яшел, кызыл төс нәрсә аңлатканын, республика гербындагы билгеләрнең  әһәмияте турында  сөйләделәр.


Лаеш районы Лаеш үзэк китапханәсе Татарстан гербын кабул итү көне

Нет комментариев