Лаеш үзәк китапханәсендә “Китапларны яратып бүләк итегез” акциясе башланды
мәдәният

Лаеш үзәк китапханәсендә “Китапларны яратып бүләк итегез” акциясе башланды

Киләсе атнада безнең илдә Китаплар бүләк итү көне – 14 февраль билгеләнеп үтәчәк.

Билгеле булганча, китап – иң зирәк һәм кыйммәтле бүләкләрнең берсе. 14 февральдә бер береңгә китап бүләк итү көне буларак билгеләнеп үтә. Бу көн гадәти булмаган гына түгел, бик мөһим дә . Ул җәмгыятьнең игътибарын китаплар һәм уку кыйммәтләренә юнәлтә, һәм шул ук вакытта дуска гына түгел, китапханәгә дә китап бүләк итү өчен яхшы форсат.

2023 елның 7 февраленнән 14 февральгә кадәр Лаеш үзәк китапханәсендә “Китапларны яратып бүләк итегез” акциясе уза. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала.

Акцияне оештыручы - "Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” МБУК.

Л. Н. Ермакова фотосы


Лаеш районы Лаеш үзэк китапханәсе Китаплар бүләк итү көне

Нет комментариев