Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районы басуларында концертлар уза

Уңыш җыюга кулдан килгәнчә өлеш кертергә тырышып, авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре төшке аш вакытында кыр станына киләләр.

Урып-җыю - игенчеләр өчен иң кызу вакыт. Бу чорның мөһимлеген һәм җаваплылыгын кыр хезмәтчәннәре генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре дә аңлый. Авылдашларының рухын күтәрү һәм эш көннәрендә уңай хис-кичерешләр булдыру өчен, басуларда ук мини-концертлар оештырыла.

Соңгы көннәрдә мондый чаралар Атабай, Хәерби һәм Нармонка авыл җирлекләрендә үткәрелде. Авыл артистлары башкаруындагы матур, дәртле җырлар басу хезмәтчәннәрен сөендерде һәм аларга күп көннәргә яхшы кәеф бүләк итте. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең яңа хезмәт батырлыклары алдыннан ял итәргә бераз буш вакыты барлыкка килде.

Мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре аграрийларга яхшы һава торышы һәм басуларда уңышлы эшләүләрен теләделәр. Чыгыш тәмамланганнан соң урып-җыю эшләре яңадан башланды.

Һава торышы мөмкинлек бирсә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен мондый кыр концертларын Лаеш районының башка авылларында да үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Лаеш районы авыл хужалыгы лаешта реклама

2
X