Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мәктәп балалары Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар

Лаеш районы балалары Тукай укуларында катнаштылар.

Бәйгене Лаеш районы мәгариф идарәсе оештырды. Тукай укуларында районның 15 мәктәбеннән 36 бала катнашты. Барлык катнашучылар яшьләренә һәм шигырьне нинди телдә сөйләүләренә бәйле төстә алты категориягә бүленделәр. Моннан тыш заманча авторлар шигырьләрен укучыларга, шулай ук авторлык шигьрияте өчен дә аерым номинация бар иде.

Жюри составына Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе татар теле укытучысы Миләүшә Хаҗиева, Державино мәктәбе рус теле укытучысы Ильмира Гарифуллина һәм “Алчәчәк” ансамбле җитәкчесе Вәсимә Хәкимова керде. Алар бәйгедә катнашучыларга берничә билге буенча бәя бирделәр, алар арасында тавышның ирекле яңгыравы, поза активлыгы, әйтелеш культурасы, эмоциональ тәэсир итү һәм башкалар бар иде.

Балалар Тукайның “Милли моңнар”, “Театр”, “Бәхетле бала”, “Сабит укырга өйрәнә” һәм башка үлмәс әсәрләрен рәхәтләнеп сөйләделәр. Хәзерге заман шагыйрьләре әсәрләре арасында Илсөяр Иксанова, Резеда Вәлиева, Эльмира Шәрифуллина шигырьләре яңгырады. Ә Олы Кабан һәм Державино мәктәпләре укучылары үзләр иҗат иткән шигырьләрне укыдылар.Теләсә нинди иҗади бәйгедә әсәрләрне башкару гына түгел (ә моны балалар шәп эшләделәр), сәхнәдә булган атмосфера да мөһим. Районның төп сәхнәсе тиешле антураж булдырды. Зур мультимедиа экранда тематик видеороликлар күрсәтелде, ә шигырьләр музыкаль озату белән сөйләнде. Ә инде яшь башкаручылар искитмәле матур милли киемнәрдә шигырьләрне үзәкләргә үтә торган итеп башкарып сокландырдылар. Һәр чыгышны балалар һәм өлкәннәр алкышларга күмделәр, катнашучыларда бу көн турында укытучылар һәм балалар үзләре төшергән фоторәсемнәр һәм видеороликлар сакланыр. Тукай укуларында җиңүчеләр һәм призерлар Лаеш районы мәгариф бүлеге дипломнары алачаклар.

Еллар үтә, әмма Тукай иҗаты беркайчан да әһәмиятен югалтмый. Аның әсәрләре яхшылыкка, тәртипкә, хезмәтне сөюгә һәм намуслылыкка өйрәтә. Шагыйрь фикере буенча, фәкать бу сыйфатлар кешене бәхетле итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай Лаеш районы шигырь