Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Полициядә гаризалар кабул итү кагыйдәләре турында

Безнең укучыларыбыз еш кына редакциягә теге яки бу хәлне аңлатуны сорап мөрәҗәгать итәләр.

Лаеш шәһәрендә яшәүче К. полициядә гаризалар кабул итү кагыйдәләре бармы, дип

кызыксына. Аның соравына без бүлек җитәкчесе Радик Егоровтан җавап бирүен үтендек.

-Радик Михайлович, полициянең дежур частендә гражданнардан гаризалар кабул итү

графигы нинди?

-Гражданнардан хокук бозулар турында барлык гаризалар һәм хәбәрләр, алар кылынган

урынга һәм аларда булган мәгълүматның тулылыгына карамастан, тәүлек әйләнәсе

полициянең теләсә кайсы территориаль бүлекчәсендә кабул ителә.

- Гариза бирүчегә нинди дә булса документ биреләме?

- Дежур частька шәхси мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча гражданга теркәлгән гаризаның

номеры күрсәтелгән талон-уведомление бирелергә тиеш.

- Ә полициянең участок уполномоченные гариза кабул итә аламы?

-Гражданнар полициянең участок уполномоченныена мөрәҗәгать иткәндә, ул бу

вакыйганың барлык шартларын да язып алырга, билгеләргә һәм теркәргә, ә алга таба әлеге

хәбәрне яки гаризаны теркәү өчен кичекмәстән бүлекнең дежур частенә тапшырырга

тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы