Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Вера Сәйфетдинова: «Иҗат иткәндә, күңелем белән ял итәм»

«Кама ягы»н укучы Вера Сәйфетдинова менә инде ун елдан артык сәйлән белән картиналар ясау һәм сәйлән белән чигү белән шөгыльләнә.

- Вера Александровна, Сезнең мавыгуыгыз нәрсәдән башланды?

-Мине рәсем сәнгате һәрчак җәлеп итте, әмма рәсем ясауга сәләтем булмады. Аның каравы мин картиналар галереясына барырга яратам. Күргәзмәләрнең берсендә сәйлән белән чигкән картиналар тәкъдим ителде. Сәйлән белән чигелгән иконаларны да берничә тапкыр күрдем. Бу мине кызыксындырды. Мин сынап карарга булдым: мин дә шулай эшли аламмы икән? Мин нәкъ менә иконалардан башладым. Моны зур рухлану белән эшләдем һәм килеп чыга башлады. Иконалардан соң картиналарга күчтем. Зур булмаганнардан башладым, ә аннары эш зуррак пейзажларга да барып җитте. Тик барыннан да бигрәк мине импрессионист рәссамнарның картиналары җәлеп итте. Мин үз көчемә ышана идем, шуңа күрә Казимир Малевичның «Супрематик композиция» картинасын чигеп, туган көнемә бүләк ясадым.

- Сәйлән белән чигү авырмы?

-Бу шөгыль бар кеше өчен дә түгел. Сәйлән белән чигү, теләсә кайсы башка кул эше кебек үк, бик зур эш. Тырышлык, үҗәтлек һәм моның белән шөгыльләнү теләге булу кирәк. Ә вакытлар узу белән техника үсә, күнекмәләр, тәҗрибә барлыкка килә. Еллар узу белән үз осталыгыңны үстерергә мөмкин.

- Сәйлән белән чигү белән шөгыльләнү өчен нинди махсус материаллар һәм кораллар кирәк?

- Куллардан, энәләрдән һәм эш өстәлендәге аслыктан башка берни дә кирәкми диярлек. ар Махсус эләктергечләр һәм кискечләр бар, әмма алар сирәк кулланыла. Нигездә, эштә нәзек һәм калын җепләр һәм ефәк җепләр кирәк, алар иң ныгы. Шулай ук озын һәм кыска энәләр кирәк. Ә сәйлән белән чигү белән җитди шөгыльләнсәң, кайбер очракларда станок кирәк булырга мөмкин.

-Сезнең эш урыныгыз нинди, сез нинди шартларда эшлисез?

- Сәйлән белән эшләү күз күремен туплауны һәм эш өстәлендә тәртип таләп итә. Яраткан эшем белән өйдә, яктылык һәм киңлек җитәрлек булсын өчен тәрәзә янында шөгыльләнәм. Барлык материаллар да киштәләр һәм тартмаларда тәртипкә китерелгән. Бу илһамланырга бик ярдәм итә һәм игътибарны тупларга мөмкинлек бирә. Бүлмәдә ябылып урамда якты вакытта иҗат итүне өстен күрәм. Табигый яктылыктан башка күзләр бик нык арый. Ә кирәкле кәеф булдыру өчен музыка кабызам.

- Ә күзләрне ял иттерү алымнары бармы?

- Махсус тамчылар кулланам, чөнки озаклап эшлим. Әмма вакыт-вакыт туктап ял итәргә кирәк. Иң яхшысы - урамга чыгып йөреп керү. Югыйсә, күзеңне бик тиз бозарга була.

-Сезгә кул эшләре белән шөгыльләнү нәрсә бирә?

- Мин иҗат иткәндә күңелем белән ял итәм. Мин үз уңышларыма куанам һәм уңышсызлыкларыма күңелемне төшермим: бары тотам да яңадан эшлим. Иҗат көнкүреш проблемаларыннан һәм начар уйлардан аера. Ул миңа дусларыма беркемдә дә булмаган бүләкләр бирү мөмкинлеге бирә. Багет остаханәләрендә чигү рәсеменә заказ бирәм, нәтиҗәдә чын шедевр килеп чыга. Эшләү процессында еш кына әзер әсәремнең нинди булачагын күз алдына китерәм. Бу мотивация бирә һәм хәтта азарт.

-Яшь осталарга нәрсә киңәш итәр идегез?

- Практика кирәк, мөмкин булганда көн саен. Кирәкле үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек булса сез бер юлны.ю икенчесен, аннары бөтен картинаны чиккәнегезне сизми дә калырсыз... Әгәр теләк бар икән, нәтиҗәсе дә озак көттермәячәк. Мин барысына үзем өйрәндем, ә хәзер Интернет киңлекләрендә теләсә нинди осталык сәгатьләре табарга һәм онлайн-кибеттә кул эшләре өчен кирәкле материаллар сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы күргәзмә лаешта реклама картина

2
X