Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яшьләрнең талантларын ачабыз

Лаеш районында Татарстанның эшләүче яшьләре слеты узды.

Матюшинода «Идел» Яшьләр үзәге өченче тапкыр республиканың эшләүче яшьләренең семинар-тренингын кабул итте.

Ул ел саен үткәрелүче алда торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә туры китерелгән. Матюшинога фестивальдә потенциаль катнашучыларны һәм моңарчы бу фестивальдә катнашмаган предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләрен чакырдылар.

«Наше время – Безнең заман» фестиваленең төп максаты - эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу. Республика учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен, берничә номинациядә үз номерларын тәкъдим итүче командалар яки аерым башкаручылар җибәрә.

-Без талантларыбызны ачучы фестиваль белән горурланабыз, - диде ачылу тантанасында ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров. - Мин үзем тугыз ел фестивальнең жюри әгъзасы булып торам һәм балаларның һөнәри дәрәҗәсе ничек үсүен күрәм. Эшләүче яшьләрнең яңа катнашучылар белән уртаклашыр нәрсәләре бар.

Семинарда яшьләр алдында үз эшләренең осталары чыгыш ясады. Алар арасында заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җырлау кафедрасы мөдире, Беренче канал музыка проектларының вокал режиссеры Марина Полтева, режиссер-куючы Дмитрий Платонов, Казанның «Сдвиг» театры сәнгать җитәкчесе Александр Фельдман, «Сәхнә практикалары үзәге» җитәкчесе, хореограф-куючы Владимир Аносов, «Дорога из города» бию театры студиясе сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һәм башкалар бар.

- Безнең фестиваль кешеләргә матурлык бүләк итә, — дип фикерләре белән уртаклашты «Наше время -Безнең заман» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. - Эшче яшьләр үсеше белән шөгыльләнүче кешеләр Татарстан халкының телевизор экраннарыннан күрсәткәннән дә ким булмаган талантлы якташларының лаеклы чыгышларыннан ләззәтләнүләрен телиләр. Катнашучыларга карата таләпләр бик югары, шуңа күрә башлангыч әзерлек мөһим дә инде.

«Наше время – Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов 2021 елгы яңалыклар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел семинар-тренингта, традицион программадан тыш, караоке-баттл буенча интеллектуаль уеннар да оештырылган. Проектка яңа катнашучылар – төрле оешма, берләшмә, предприятие вәкилләре дә кушылды.

Өч көн дәвамында Идел Яшьләр үзәгендә лекцияләр һәм практик дәресләр, осталык сәгатьләре һәм тренинглар, эшлекле уеннар, мәдәни программа, түгәрәк өстәлләр узды. Тренингта катнашучылар «Наше время - Безнең заман» фестиваленең узган еллардагы Гран-при ияләре һәм җиңүчеләре белән очраштылар.

Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, бүләкләр, премияләр алачак. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президенты кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы матюшино лаешта реклама идел Яшьләр үзәге